Хәрби: «Сез күңелсез, караңгы көннәрне яктыртасыз»
«Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар» акциясен 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән бәйләп дәвам итәбез.
Евгений махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Ул туган шәһәре хөрмәтенә хәрби зонада «Заинск» позывноен йөртә. Херсон юнәлешендә хезмәт итүче егет — полк командиры урынбасары.
Егет Зәй хәрбиләре белән элемтәдә торырга ярдәм итә һәм гуманитар ярдәмнең хәрбиләргә барып җитүендә аның өлеше зур. Аның күкрәген батырлыгы өчен бирелгән медальләр бизи. «Жуков» медале, «Хәрби аерымлыклары өчен», «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Элемтә гаскәрләре маршалы Пересыпкин» медальләре белән бүләкләнгән. Бу ялга кайткач аның бүләкләренә Ватанны саклауга керткән зур өлеше һәм хәрби бурычын лаеклы үтәгәне өчен район башлыгы Разиф Кәримовның Мактау грамотасы да өстәлде.
Евгений ялында очрашуларда катнашты.
— Игелекле йөрәкле маскировка челтәрләре үрүче апаларны, ашлар әзерләүче хатын-кызларны, барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйм, сез безгә хәрби тормышта илһам бирәсез, күңелсез, караңгы көннәрне яктыртасыз. Исән-имин булыгыз, рәхмәт сезгә барысы да өчен! — ди «Заинск».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев