Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Хәрби егет туган авылында һәйкәлне төзекләндерә

Бүре-Сарай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә косметик ремонт ясала.

 Һәйкәлне төзекләндерүгә шушы авыл егете, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби дә килде.

– Безнең Аксар  җирлегенә караган авылларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган 6 һәйкәл бар. Җиңү бәйрәменә кадәр һәр авылда һәйкәлләрне, аларның тирә-юнен тәртипкә китерү бурычы тора. Һәйкәлләргә косметик ремонт ясау эшен Бүре-Сарайдан башладык, – ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов. 

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән әйтем бар. Ә бит уйлап карасаң, чыннан да шулай. Чөнки үткәнебезне онытсак, киләчәгебезне күзалларга авыр булачак. 

Авылда һәйкәлне төзекләндерүгә ике хәрби егет – оставкадагы капитан Сергей Сергеев һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Артур Терешин алынды.

Артур Терешин махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары, фидкакарьлеге  һәм кыюлыгы өчен “Суворов”,  “Миналардан арындырган өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре, “Батырлык өчен” күкрәк билгеләренә лаек булган. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Артур повестка сорап, үзе хәрби комиссариатка бара. Егеттә курку хисе булмый. 

“Авылдаш егеткә повестка килгәч, ил өчен кыен вакытта читтә кала алмадым.  Икенче көнне үк сеңлемнең ире белән икәүләшеп хәрби комиссариатка барып, Ватан сагына басарга әзер булуыбызны белдердек. 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә киттек”, – дип сөйли Артур.  

Әмма 2024 елның 1 августында  язмыш усал шаярту әзерләгән булып чыккан: чираттагы сугышчан бурычны үтәгәндә пехота минасы шартлап, Артур аягын өздерә.  Аны тиз арада эвакуациялиләр. Гуровскида дәваланганнан соң, Ростов госпиталенә озаталар. Хәзер туган якта реабилатация уза. 

– Хәтер – мәңгелек. Туган илебез, безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен аямый көрәшкән, яу кырларында башларын салган, Җиңү яулап кайткан якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, һәйкәлләрне карап тоту – безнең изге бурычыбыз. Без үзебезнең чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне аларга шулай гына җиткерә алабыз, – диде Артур Терешин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев