Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Хәрби егет Яңа ел сәламнәрен җиткерә

Ул якташларын, зәйлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлый.

«Зверь» позывноен йөртүче Сарсаз-Баграж авылы егете бу көннәрдә туган якта реабилитация уза. Ялын ул гаиләсе, әти-әнисе, якыннары белән уздыра. Алар гаиләсендә ике бала үсә: Матвейга — 7 яшь, кызлары Евага 7 ай. Бу көннәрдә Павел тормыш иптәше Надежда, балалары белән Яңа ел чараларында катнаша. 23 декабрьдә алар Казанда Яков Емельянов исемендәге керәшен үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары өчен оештырылган «Чыршы бәйрәме» ндә катнаштылар. Павел балаларын үзе бәйрәмгә алып барды. 

Махсус хәрби операциягә ул мобилизация буенча чакырылды. Егет туган ягы белән элемтәдә тора. Ике ел рәттән авылда Сабантуй үткәрү өчен 15 мең сум акча бирде. Күкрәген махсус хәрби операциядә күрсәткән батыр-
лыклары өчен «Фидакарьлек өчен», «Үлемнән коткарган өчен» медальләре бизәүче бу хәрби — авылдашларының, зәйлеләрнең горурлыгы. 

— Безгә гуманиатр ярдәм җыюда ярдәм итүче, безгә терәк булучы һәр кешегә рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! 2025 ел һәр йортка тынычлык, иминлек, бәхет һәм күптән көтелгән Җиңүне алып килсен, — ди «Зверь».

Без егеткә исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын, җыяр ризыклары туган якта булуын, гаиләсенә сабырлык, нык-лык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев