Хәрби егет – балалар бакчасында
26 февральдә Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу булды.
Анда хәрби егет балаларга, бакча педагогларына махсус хәрби операциянең ил бөтенлеген саклаудагы әһәмияте, сугышчан вәзгыять турында сөйләде. Ул алгы сызыкта хезмәт итүнең нәрсә аңлатуына һәм мондый хезмәтнең дөньяны кабул итүне ничек үзгәртүе, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, хезмәттәшләренең батырлыгы һәм каһарманлыгына да аерым тукталды. Аның авырлыкларны җиңү турындагы ихлас сүзләре балаларда чын кызыксыну һәм хөрмәт уятты. Очрашу җылы дустанә шартларда узды. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен күрделәр. Балалар солдатның үз башыннан кичкәннәре турында сөйләвен сорадылар. Өйрәнгән шигырьләрен, җырларын җырладылар. Балалар үзләре ясаган рәсемнәрен солдатларга тапшырырга сорадылар. Чарада катнашучы үз гомерләрен Ватан өчен биргәннәрне истә тотуның мөһимлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Очрашу балаларда тирән тәэсир калдырды һәм һәрберебезне ил язмышындагы роле турында уйланырга этәрде. Солдатка сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, тизрәк җиңү белән кайтуларын теләдек», — ди бакча мөдире Ләйлә Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев