«Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Зәй егете укучылар белән очрашты
Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете Айрат каһарманлыгы һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.
6 февральдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 5нче мәктәптә «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз» дигән патриотик дәрес үткәрделәр.
Укучылар белән очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы «Прапор» позывноен йөртүче хәрби егет, Мирный бистәсендә маскировка челтәрләре үрүчеләр, «Зәй җылысы» хәйрия фонды вәкиле Дмитрий Соловьев килде.

Мирный бистәсе мәдәният йортында да махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Челтәр үрергә төрле һөнәр ияләре — медицина хезмәткәрләре, технологлар, тикшерүчеләр, кадрлар буенча белгечләр, элемтәчеләр һәм башкалар йөри. Күп кенә зәйлеләр хәрбиләргә җибәрү өчен төрле мазьлар, тәм-томнар, дарулар китерә. Мирный бистәсенең актив тормыш позицияле халкы махсус операциядә катнашучы якташларына ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
«Прапор» очрашуда укучыларга махсус хәрби операциянең башлану тарихы, Россия хәрбиләренең батырлыклары, армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, хезмәт бурычлары турында сөйләде. Егет 5нче мәктәптә белем алган, анда туган мәктәбендә булу, укытучылар белән очрашу онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Ул бүгенге көндә туган якта ялда, тиздән хезмәтен үтәргә хәрби зонага китәчәк. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Айрат II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале хәрби әзерлек һәм күнекмәдә, хәрби хезмәттә, уку һәм маневрларда югары күрсәткечләр, шулай ук хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлык, фидакарьлек һәм башка уңай сыйфатлар өчен бирелә.

Дмитрий Соловьев махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга 14 мәртәбә гуманитар ярдәм илтә барды. Ул һәр сәфәрнең, хәрби якташлар белән очрашуның дулкынландыргыч булуы турында сөйләде. Хәрбиләр туган яктан килгән ярдәмгә аеруча шатланалар, сез укучылардан килгән хатларны аеруча дулкынланып кулларына алалар, диде Дмитрий.
«Әңгәмә барышында укучылар, якташларының җылы сүзләре язылган хатлары, туган якларыннан килгән посылкалар хәрбиләрнең күңелен җылытуы, сугышчан рухын күтәрүе турында сүз булды. 5нче мәктәптә дә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы укучылар бар. Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең чын кешелекнең сыйфатлары булуын күрделәр», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев