Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

“Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә”

«Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар» акциясен 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән бәйләп дәвам итәбез.

Зәебезнең бик күп ир-егетләре бүген Ватан алдында биргән антларына тугры калып, хәрби бурычларын үтиләр.  8 Март - иң назлы, иң матур бәйрәм. Ул соңгы елларда аеруча үзенчәлекле. Чөнки кайбер гүзәл затларыбыз аны илебез иминлеген яклап көрәшүче якыннарыннан – газиз улларыннан, тормыш иптәшләреннән башка каршыларга мәҗбүр. Сезгә җиңел түгел. Түзем булыгыз! Якыннарыгызның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Акция кысаларында Ватан сагында торучы хәрбиләребез гүзәл затларны, кадерле кешеләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.
Зәй егете Игорь 4нче мәктәптә белем алганнан соң, Зәй политехник көллиятендә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.  Мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватан сагына басты. Кулына повестка алган егетнең сүзе бер була – барачакмын. 

“Космос” хәрби батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен дәүләт һәм Россия Оборона министрлыгы бүләкләренә  лаек булган.  “За храбрость”, “За доблесть” медальләре белән бүләкләнгән. Узган елның ноябрендә Покровское юнәлешендә барган бәрелешләрдә яраланган. Госпитальләрдә дәваланганнан соң, Игорь бүгенге көндә туган якта ялда. Алда әле тагын реабилитация көтә. 

– Донецк госпиталендә дәваланганда минем янымда якташларым булды. Гуманитар ярдәм озата килгән район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин белән Кораллы Көчләр ветераны Валентин Александрович Атласовны күрүгә ничек шатланганымны белсәгез икән! Якташлар белән очрашулар, гуманитар ярдәм безгә анда көч бирә, – ди Игорь. 

Хәрби егет гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлау сүзләрен ирештерде.

– Әнием Екатерина Николаевнаны яз бәйрәме белән котлыйм,  сабырлык, ныклык, бер әнинең дә күз яше таммасын, әниләр тыныч йокласын дип телим. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев