Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Ул анда йөрәк кушуы буенча

Сарсаз-Баграж авылы егете Александр икенче мәртәбә контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша.

Районыбыздан бик күп ир-егетләр йөрәк кушуы буенча Ватаныбыз сагына басты. Мәҗбүр иткәнгә дә, акча өчен дә түгел, йөрәкләре кушканга бара алар. Сарсаз-Баграж авылы егете Александр — әнә шундый батыр йөрәкле, курку белмәс егетләрнең берсе.

Хәрби зонада ул «Тартар» позывноен йөртә. Александр эчке эшләр органнарында хезмәт куеп, аннан лаеклы ялга чыккач хезмәтен сак предприятиесендә дәвам итте. Яшьтән нык бәдәнле, спортны үз иткән ир-егетне бернинди авырлыклар да куркытмый.

Аның хәрби тәҗрибәсе зур. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Одессада үткән, аннан Дагестандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 2022 елның язында «Барс» отряды составында махсус хәрби операциягә китә. Аның сүзләренчә, махсус операция зонасында Ватанны саклаучылар, нацистлар белән көрәшүчеләр һәм безнең киләчәгебез өчен көрәшүчеләр арасында ирекле контрактчылар күп. Күпләр патриотик ниятләрдән чыгып, үз теләкләре белән алгы сызыкка киткән.

«Барс» составында махсус хәрби операциягә киткәндә ул якыннарына бу турыда әйтми, ә бары тик командировкага киттем дип кенә белдерә.
 «Одессада хәрби хезмәтне узганда ук мин бандеровчылар белән очраштым, шуңа күрә андагы вазгыятьне яхшы беләм. Барырга һәм үземне сынарга, илебезнең азатлыгы өчен көрәшергә теләдем», — дип сөйләгән иде Александр беренче контракты тәмамланып туган якларга кайткач.

Икенче мәртәбә махсус хәрби операциягә 2023 елның августында контракт төзеп китә.

-Бергә хезмәт иткән егетләр китәбез дип шалтыраткач, мин дә читтә калмаска булды. Минем хәрби тәҗрибәм бар, ә анда безнең егетләр, бергә-бергә җиңелрәк булыр дип уйладым. Катнаш отрядта хезмәт итәм. Алгы сызыктагыларны корал, техника белән тәэмин итәбез, ә кире чыкканда яралыларны, һәлак булганнарны алып чыгабыз, — дип сөйли «Тартар».

Күптән түгел Александр туган якта ялда булып китте. Ялын ул әти-әнисе, балалары, якыннары белән уздырды, очрашуларга йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев