Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Сугышчан дустын коткарган

2022 елда өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң Зәй егете Владислав беренчеләрдән булып Ватаныбыз сагына баса.

Сержант званиесендә хезмәт итүче егет приказларны төгәл үтәп, авыр минутларда иптәшләренә ярдәм итә. Ул яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнгән.

Күптән түгел район җитәкчелегенең махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуына Владислав та килгән иде. Ул «Терек» позывноен йөртә. Чын ир-егет ул, күп сөйләшми. Хәрби бәрелешләр вакытында аңа сугышчан дустын коткарырга туры килгән. 

— Мин 2024 елның 29 гыйнварында дустымның ярасын бәйләгәндә, миномет уты астына эләктем. Пуля кул, аяк, күкрәккә эләкте. Госпитальләрдә дәваландым, бүгенге көндә реабилитация узам. Күптән түгел тагын ике операция ясадылар, — дип сөйли Владислав.

«Терек» зәйлеләрне Яңа ел белән котлап, балаларның шат авазы гына яңгыравын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев