Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Сарсазбагражлылар җыелышып ялга кайткан хәрбине озатты

Сарсаз-Баграж авылы халкы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетләрен олы юлга чыгар алдыннан фатиха биреп бергәләп озата.

Бу инде бер күркәм традициягә керде. Шулай ук мәктәп укучылары, яшьармиячеләр дә әләмнәр күтәреп, авылның шундый батыр уллары белән горурлануларын белдереп, укытучылары белән бергә хәрбиләрне озатырга чыга.

Бу көннәрдә “Хиттачи” позывноен йөртүче егет туган якта кыска вакытлы ялда булды.  Михаил өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә катнаша.  Ул яшьтән үк тырыш булып үсеп, Ватан алдында хәрби бурычларын үтәде, мобилизация игълан  ителүнең беренче көннәрендә үк илебез иминлеген сакларга китте. 

Олы юлга кузгалыр алдыннан Михаил башта авыл чиркәвенә кереп, теләкләрен теләп, шәмнәр куйды. 

Хәрби егетне озатырга бар авыл халкы  диярлек  җыелды. Һәркем дөньяларның тыныч булуын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев җыелган халык алдында чыгыш ясап, Михаилга олы юлга кузгалыр алдыннан теләкләрен җиткерде.

-Сез безнең тынычлыгыбыз сагында торып, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйсыз. Беләбез, сезгә җиңел түгел. Әмма сез үз-үзегезне аямыйча хәрби бурычыгызны батырларча үтисез. Рәхмәт сезгә. Иң мөһиме – исән-сау җиңү белән кайтыгыз! Менә шулай бергә-бергә тагын сезне каршы алырга язсын, - диде Павел Николаевич.

Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов, педагогик хезмәт ветераны Александр Биканов та укучылары Михаилга изге теләкләрен юлладылар. 

-Ял бик тиз үтеп китте. Мине анда безнең егетләр көтә! Гуманитар ярдәм якташларыбыздан килеп тора. Без  хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче һәркемгә рәхмәтле, - диде хәрби.

Үзен озатырга килгән һәркемгә кочаклап рәхмәтен җиткерде. 

Хәерле юллар! Туган якта сезне көтәләр, алда шундый яңа шатлыклы очрашулар көтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев