Россия Герое Сергей Чебневның туганы шәхси әйберләрен Зәй музеена тапшырды
Россия Герое Сергей Чебнев сигез ел Зәйдә яшәгән.
Сергей Чебневның туганнан туган сеңлесе Светлана Ревина музейга абыйсының шәхси әйберләре — догалык, оберег-саклагыч, шевронын һәм Зәйнең «Урман әкияте» балалар бакчасына йөргән һәм 2нче мәктәптә укыганда төшкән фотоларын бүләк итте.
Светлана Юрьевна һәлак булган герой абыйсы турында аерым бер ярату-наз белән сөйләде.
«Сергей минем өчен бик якын — үз абыем кебек иде. Ул яхшы күңелле, гадел, дөрес, һәрвакыт елмаеп кына тора торган кеше булды. Үз иленең чын патриоты! Сергей Зәйне бик ярата, безгә кунакка кайтканда шәһәр буйлап йөрергә ярата иде. Мин аның белән горурланам!» — ди Светлана Юрьевна.
Зәйдә кечкенә Сергей «Урман әкияте» балалар бакчасына йөри. Беренче сыйныфка 2нче мәктәпкә укырга бара. Укытучысы Флера Евгеньевна була. Алар Ялчыгол урамында яшиләр. 1996 елда Сергей Чаллыда урта мәктәпне тәмамлап, Казан югары танк команда училищесының гомуми гаскәрләр факультетына укырга керә.

Махсус хәрби операция башланганда хәрби хезмәтен тәмамлаган подполковник Сергей Владимирович үз теләге белән фронтка китә. 9нчы мотоукчылар полкы батальоны белән командалык итеп, офицер Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Харьков өлкәсендә хәрби бурычын үти, Батырлык ордены, «Батырлык өчен» һәм Суворов медальләре белән бүләкләнә.
Герой исеменә Сергей Чебнев 2024 елның августында Курск өлкәсендәге бәрелешләрдә лаек була. Подполковник 12 көн буена, төрле буйсынудагы өч полкның шәхси составы белән командалык итеп, ВСУ подразделениеләре бәреп кергән Суджа шәһәре янындагы мөһим плацдармны саклап калу максаты белән Малая Локня торак пунктын саклый.
18 августта дошман десантына подразделениеләр тылында ныклап урнашырга ирек бирмәс өчен Сергей Чебнев шәхсән үзе штурм группасының контратакасын җитәкли. Бәрелешләр вакытында төркем минометлар һәм дрон-камикадзе уты астына эләгә һәм подполковник алган авыр җәрәхәтләреннән һәлак була.
-Сергей Аллага ышана иде. Аның үзе белән бик күп догалыклары була. Шул догалыкның берсен мин гаиләсе ризалыгы буенча сорап алдым. Сергейның гәүдәсен җиде айдан соң — 10 мартта гына алып чыга алдылар. Ә бу саклагыч-оберег аның кулында була. Ул бу әйберләрне бик саклык белән йөртә. Без Россия Герое Сергей Чебнев һәм махсус хәрби операциядә батырлыклар күрсәтеп һәлак булган башка хәрбиләр турында хәтернең сакланып, буыннан-буынга тапшырылуын телибез, — дип сөйләде чарада катнашучы 1нче мәктәп укучыларына Светлана Юрьевна.
Сергей Владимирович хәрби зонада «Отмель» позывноен йөртә. Аның «1 батальон. Отмель» дип язылган шевронын укучылар кулларына тотып аеруча кызыксынып карады.
Чарада шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, Светлана Юрьевнаның тормыш иптәше, Зәйнең каратэ-киокусинкай буенча танылган тренеры Алексей Ревин да катнашып, чыгыш ясады.
-Сергей белән без бик якын идек. Малая Локняга кергәч алар беренче эш итеп гади халыкны коткарырга керешәләр, аннан оборонаны алалар. Аның патриотизмы, Ватанга ярдәм итәргә теләвенә таң калырлык. Аның турыда өлкән яшьтәге ирләр дә күз яшьләре аша сөйли. Сергейның улы Игорь — танкист, бүгеге көндә Калининградта хезмәт итә. Мин соңгы очрашуда, Сергей, кире кайтырга теләмисеңме, дип сораган идем, ул: «Мин бу бәрелешләрне улым монда килмәсен өчен туктатырга тиеш», — дип әйтте. Укучылар, без сезнең шундый геройлар белән горурлануыгызны телибез. Кеше аның турында хәтер яшәгәндә, исеме мәңге яшәчәк! — диде Алексей Владимирович.
Сергей Максимов Зәйдә Россия Герое Сергей Чебневның исеме мәңгеләштереләчәге турында хәбәр итте. Геройның шундый якты истәлек-әйберләрен тапшырганнары өчен Ревиннарга рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев