Россия Герое Сергей Чебнев сигез ел Зәйдә яшәгән
Сергей Чебнев Зәйдә «Урман әкияте» балалар бакчасына йөргән. 2нче мәктәптә укыган.
Сергей Чебнев 1979 елда Балык Бистәсендә туган. 1983 елга кадәр Чебневлар гаиләсе Балык Бистәсендә яши. Әтиләре Владимирның Зәйдә яшәүче апасы, аларны безнең шәһәргә күченеп килергә чакыра. Чебневлар Зәйдә тәгәрмәч заводына эшкә урнашып, фатир алалар. Зәйдә алар 8 ел яшиләр. Сергейга 13 яшь чагында Чаллыга күченеп китәләр.
“Туганнан туган абыем Сергей минем өчен бик якын - үз абыем кебек иде. Ул яхшы күңелле, гадел, дөрес, һәрвакыт елмаеп кына тора торган кеше булды. Үз иленең чын патриоты. Сергей Зәйне бик ярата, безгә кунакка кайтканда шәһәр буйлап йөрергә ярата иде. Мин аның белән горурланам! – ди туганы, “Энергетик” Мәдәният сарае директоры Светлана Ревина.
Зәйдә кечкенә Сергей «Урман әкияте» балалар бакчасына йөри. Аның тәрбиячесе Надежда Константиновна Русанова була, ул хәзер “Уймак кыз” бакчасында эшли. Беренче сыйныфка Сергей 2нче мәктәпкә укырга бара.
1996 елда Сергей Чаллыда урта мәктәпне тәмамлап, Казан югары танк команда училищесының гомуми гаскәрләр факультетына укырга керә. Каникулларга Сергей Чаллыга әти-әнисе янына кайта. Тормыш иптәше Ольга — Казан кызы.
Махсус хәрби операция башланганда хәрби хезмәтен тәмамлаган подполковник Сергей Владимирович Чебнев үз теләге белән фронтка китә. 9нчы мотоукчылар полкы батальоны белән командалык итеп, офицер Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Харьков өлкәсендә хәрби бурычын үти, Батырлык ордены, «Батырлык өчен» һәм Суворов медальләре белән бүләкләнә.
Герой исеменә Сергей Чебнев 2024 елның августында Курск өлкәсендәге бәрелешләрдә лаек була. Подполковник 12 көн буена, төрле буйсынудагы өч полкның шәхси составы белән командалык итеп, ВСУ подразделениеләре бәреп кергән Суджа шәһәре янындагы мөһим плацдармны саклап калу максаты белән Малая Локня торак пунктын саклый.
18 августта дошман десантына подразделениеләр тылында ныклап урнашырга ирек бирмәс өчен Сергей Чебнев шәхсән үзе штурм группасының контратакасын җитәкли. Бәрелешләр вакытында төркем минометлар һәм дрон-камикадзе уты астына эләгә һәм подполковник алган авыр җәрәхәтләреннән һәлак була.
Сергей Владимировичның грамоталы гамәлләре һәм батырлыгы ВСУ частьларының Курск АЭСына һөҗүмен тоткарлап, Россия хәрби көчләренең резервларны күчерү мөмкинлеген тәэмин итә.
Узган атнада Россия Герое Сергей Чебнев, һәлак булганнан соң, «Алтын Йолдыз» ордены белән бүләкләнде: бүләкне РФ Президенты Владимир Путин кулыннан аның хатыны Ольга Чебнева алды.
Фотолар интернет чыганаклардан.
Фото: vod-str.ru
Фото: kremlin.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев