Пәнәче егете махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен биш медаль белән бүләкләнгән
Югары Пәнәче авылы егете Илнур махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Ул 2022 елның сентябрендә Ватаныбыз сагына баскан.
28 яшьлек Илнур өлешчә мобилизация игълан ителгәч, моңа әзер була. Чөнки ул барлык критерийлар буенча мобилизациягә туры килә. Егет чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Казанда Росгвардия гаскәрләрендә үткән.

Авылда хезмәт белән чыныгып үскән егет авырлыклардан курыкмый: приказларны төгәл үтәп, авыр минутларда иптәшләренә ярдәм итә. Герой булып тумыйлар, ә геройга әйләнәләр. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Дәүләт һәм Оборона министрлыгы бүләкләренә лаек булган. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, II дәрәҗә «Кыюлык өчен», «За доблесть», бригадаларыннан ике «За отличие» медальләре белән бүләкләнгән.

Егет хәрби зонада «Кама» позывноен йөртә. Бу көннәрдә ул туган якка ялга кайтты. Илнур ялының беренче көннәрендә үк авыл мәдәният йортына маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды. Очрашуга авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров та килде.

Апалар егетне табын әзерләп көтеп алдылар. Үзара эчкерсез сөйләшү булды. Илнур игелекле эшкә алынучы, гуманитар ярдәм җыючы авылдашларына рәхмәтен белдерде. Ә челтәр үрүче хатын-кызлар, авылдашлары Илнурның, барлык хәрбиләрнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп озатып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев