Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

«Норман» махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып Ватан сагына баса

Махсус хәрби операциядә катнашкан «Норман» позывноен йөртүче ир-егет Бахмут юнәлешендәге «эшен» гомергә исендә калдырачак. Нәкъ менә анда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» медаленә лаек була ул.

Оренбург өлкәсендә туган Юрий бүгенге көндә Зәйдә яши. Тормышта катлаулы хәлдә кала ул. Ватан сагына басарга теләүчеләр бармы, дигән тәкъдим булуга, 52 яшендә булуына карамастан, күптәннән күңел түрендә йөрткән хыялын тормышка ашырырга була. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Мәскәү өлкәсендә үтә. 2008 елда Грузия конфликты башлангач, контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә тели, тик яше буенча туры килми. Ә махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып Ватан сагына баса.

Бахмут юнәлешендә барган иң каты бәрелешләрдә катнашырга туры килә аңа.

-Алар биеклектә иде, ә без түбәндә. Бездә граната белән автоматтан башка бернәрсә дә юк… Коры куллар белән дошманны алып, үз әләмебезне кададык. Без үз алдыбызга куелган бурычны бик яхшы итеп үтәдек, — дип искә ала ул.

2022 елның 16 сентябреннән 2023 елның мартына кадәр ул махсус хәрби операциядә катнаша. Сугышчан иптәшләрен күп мәртәбәләр яу кырыннан коткарырга туры килә.

-Канга баткан хәлдә, нинди һава торышы булуына карамастан, үрмәләп, «пулялар яңгыры» астында бер-беребезгә ярдәм итәргә — яу кырыннан алып чыгарга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә тырыштык. Безне боларның барысына да, тактик хәрби әзерлеккә, исән калырга өйрәттеләр, — дип сөйли Юрий.

Яраланып, Луганск госпиталендә дәваланырга туры килә. Аякка басуга, янә сугышчан дуслары белән бергә алгы сызыкта көрәшә.
Юрий бүгенге көндә тыныч тормышта төрле очрашуларга йөри. Күптән түгел ул туган як тарихы уздырган «Вакыт капсуласы» нда катнашып, киләчәк буынга хат язды. Аның хаты 10 елдан соң Бөек Җиңүнең 90 еллыгын бәйрәм иткәндә ачылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев