Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй хәрбие укучылар белән очрашуларда катнаша
Зәйнең 6нчы мәктәбендә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби егет һәм хәрби комиссариат вәкилләре белән очрашу узды.
“Журавль” позывноен йөртүче Иске Зәй егете мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына басты. Бу көннәрдә ул да туган ягына ялга кайтты. Ялында ул патриотик чараларда катнаша. Хезмәтен намус белән үтүче “Журавль” ”Сугышчан батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән. Хәрбинең улы 6нчы мәктәптә белем ала.
6нчы мәктәптә узган очрашуда хәрби егет укучыларга махсус хәрби операция зонасында Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук сүз армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанны ярату турында барды. Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияли. Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең кешелекнең төп сыйфатлары булуын күрәләр.
Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов чыгарылыш сыйныф укучыларына офицер һөнәре һәм хәрби вузларга керү кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Әфган сугышы ветераны һәм Чечен бәрелешләрендә катнашучы Фәнис Хәйретдинов хәрби хезмәте турында сөйләде.
6нчы мәктәпнең Советлар Союзы Герое Николай Майков исемендәге яшьармиячеләр “Яшь армия” билгеләре белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев