Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй егете маскировка челтәрләре үрүчеләргә рәхмәт белдерде
Зәй егете Николай 2023 елның апрелендә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән.
Аның махсус хәрби операция зонасына китү сәбәбе — ватанпәрвәрлек. 51 яшьлек ир-ат чакырылыш буенча хәрби хезмәтне узмаса да, контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән. Хәрби зонада машина йөртүче-механик булып хезмәт итә. Шушы көннәрдә ул туган якка кыска вакытлы ялга кайтты. Хәрби беренче эш итеп маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булып, аларга игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

-Мин һәрвакыт туган шәһәремә ялга кайткач, маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булам. Маскировка челтәрләре безгә анда һәрвакыт кирәк. Алар безне саклыйлар, өстәвенә тиз тузалар, яналар. Бик зур рәхмәт сезгә безне үз улларыгыздай кайгыртуыгыз, игелекле йөрәгегез өчен. Зәйлеләр үргән челтәрләр ышанычлы, ныклы, — ди ул.
Хәрби зонада ул «Кощей» позывноен йөртә. Кием-салым, туклану — барысы да тәртиптә булуын белдерде ул. Бу юлы ялга кайткач, сәламәтлеген кайгыртып, диспансеризация узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев