Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан туган мәктәбендә укучылар белән очрашты

Безнең заман герое белән очрашу Чыбыклы мәктәбендә узды.

Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар — махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы ир-егетләребез. Балаларга, яшьләргә патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим. Шуны күз уңында тотып, район-шәһәр мәктәпләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән очрашулар оештырыла. Безнең заман герое белән чираттагы очрашу Чыбыклы мәктәбендә узды.

Фирхад үзе дә Чыбыклы мәктәбен тәмамлаган. Хәзер аның кызы һәм улы әлеге мәктәптә белем ала. Ул Ватаныбыз сагына контракт буенча узган елның маенда баскан. Хәрби зонада «Фараон» позывноен йөртә. Күптән түгел туган якта ялда булып китте. 

«Очрашуда Фирхад укучыларга махсус хәрби операция зонасында Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук сүз армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанны ярату турында барды. Балалар зур кызыксыну белән хәрби абыйларын тыңладылар, сораулар да бирделәр. Фирхад балалар, якташлардан килгән җылы эчтәлекле хатларның аларга көч бирүен, сугышчан рухны күтәрүе турында әйтте», — ди мәктәп директоры Җәмилә Мөхәммәтҗанова. 

Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияли. Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең кешелекнең төп сыйфатлары булуын күрәләр.

Чыбыклы мәктәбе укучылары хәрбиләргә ярдәм итүдә актив эш алып баралар. Алар хәрби зонага җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар, солдатларга хатлар язалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев