Хәрби якташыбыз Зәйдән җибәрелгән “Нива” машинасы өчен рәхмәт әйтә
Байрак авылы егете Дамир яше инде 60та булуга карамастан, Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып тора.
Дамир махсус операция зонасында хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлыгы һәм профессиональлеге өчен Россия Оборона министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Аңа Мактау грамотасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан тапшырылды. Анда мондый юллар бар: «Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлык һәм ныклык, Ватанга хезмәт итүгә тугрылык, хәрби бурычларны намуслы үтәгән өчен», — дигән юллар бар.

«Камаз» позывноен йөртүче якташыбыз хәрби зонада күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә дә лаек булган иде.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтелде. Ә «Камаз»га районнан «Нива» машинасы тапшырылды.

«Якташларыма җибәргән гуманитар ярдәм, машина өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бергә булганда без зур көч! Җиңү безнең якта булачак», — ди Дамир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев