Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләре киләчәк буынга хат язды

Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның уникаль акциясе — “Вакыт капсуласы” дәвам итә.

Акция кысаларында Бөек Ватан, әфган һәм чечен сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар киләчәк буынга  хат язалар. Бу капсулалар музейда 10 ел сакланачак, шул вакыттан соң гына аларны балаларыбыз һәм оныкларыбыз укый алачак.

Махсус хәрби операциядә катнашкан, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Георгий Борисов, Евгений Ильин,  Сергей Изосимов, хәрби зонадан ялга кайткан “Журавль” позывнойлы Иске Зәй егете 14 мартта туган як тарихын өйрәнү музеенда булып, киләчәк буынга үз теләкләрен җиткереп хат яздылар.

“Алар язган хатлар - ул юллама гына түгел, ә буыннарның тере бәйләнеше. 10 елдан соң бу капсулаларны ачып,  без геройларыбызның киләчәк буынга нинди теләкләр юллаганын укый алачакбыз. Ә хәзергә  аларның батырлыклары белән горурланыйк!” – диде музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

“Киләчәк буыннар тынычлыкның кадерен белсеннәр,  бер-берсен хөрмәт итсеннәр”, -  дип кулларына кәгазь алды хәрби егетләр.

 

Аларның хаты “алтын капсула”га салынды. Ул 2035 елда Җиңүнең 90 еллыгына ачылачак.

Акция 20 мартта төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев