Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале белән бүләкләнгән
Мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Бистәсе авылы егете Россия Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медаленә лаек булды.
Геннадий армия хезмәтен Түбән Тагилда стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә үтә. Армиядән соң «Елховнефть» идарәсендә мастер булып эшли. Бүген, 34 яшендә, ул яңадан сафта — Ватаныбыз сагында тора.
Хәрби зонада ул “Гурон” позывноен йөртә. Махсус хәрби операциягә киткәч, аның улы Григорий туды. Хәзер малайга ике яшь. Ә олы кызлары Пелагеяга алты яшь тула. Бу көннәрдә Геннадий туган ялында ялда булды. Ялын ул гаиләсе белән уздырды.

Без аның белән район башлыгы белән очрашуга килгәч, күреп сөйләштек.
Геннадий Зәй волонтерларына ярдәмнәре өчен җылы сүзләр белдерде.
-Маскировка челтәрләре, коры ашлар, салатлар, газеталар һәм балалар хатлары өчен якташларга зур рәхмәт. Маскировка ятьмәләре, окоп шәмнәре - барысы да безнең өчен бик мөһим, - ди хәрби егет.
Алар частенда Зәй егетләре дә бар. Авылдашы Александр белән бергә хезмәт итәләр.
Без авырлыкларга карамастан, хәрби бурычларына тугры калган якташларыбыз белән горурланабыз. “Гурон” һәм аның иптәшләренең җиңү белән өйләисән-сау кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев