Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете өзлексез элемтәне тәэмин итә

Якташыбыз хәрби зонада күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнгән.

«Робсон» позывноен йөртүче Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт куйган. Өч тапкыр Чечняда «кайнар нокта» да булган. Аңа хәзер 51 яшь. Лаеклы ялга чыкса да, 2023 елның августында махсус хәрби операциягә контракт төзеп китә. 

«Илне якларга кирәк булганда, өйдә кала алмадым, ике дә уйламый контракт төзедем. Дусларым, танышларым бик күп анда, патриотик хис тә роль уйнагандыр», — ди ул.

Якташыбыз күптән түгел хәрби зонадан ялга кайтты һәм район эчке эшләр бүлегендә узган хисап җыелышында Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Робсон» махсус хәрби операция зонасында элемтәче булып хезмәт итә. Хәрби зонада ул барлык бүлекчәләрне өзлексез элемтә белән тәэмин итү өчен җаваплы. 

Каһарманлыгы һәм фидакарьлеге өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнгән. Әлеге дәүләт бүләге райондашыбызга махсус хәрби операция зонасында өзлексез элемтә белән тәэмин иткәне өчен бирелгән. Шулай ук «Робсон» «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә дә лаек булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев