Махсус хәрби операциядә катнашучы Түбән Биш егете: “Чын дуслар шундый була!”
Махсус хәрби операциядә катнашучы Түбән Биш егете хәрби бурычын намус белән һәм батырларча үтәве өчен “Хәрби разведкада хезмәт иткән өчен”, “Кыюлык өчен” медальләре, Россия Оборона министрлыгы Мактау грамоталарына лаек булган.
“ХИФ” позывноен йөртүче егет өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына басты. Бу көннәрдә ул, яралану сәбәпле, реабилитация уза.
Илшат Бердычи юнәлешендә сугышчан дусларын яу кырыннан коткарган өчен шулай ук «Жуков» медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.
Туган авылына кайткач, “ХИФ” авыл мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды. Аның әнисе Роза апа да бер көн калмый челтәр үрергә йөри.
-Маскировка челтәрләре - анда безгә иң кирәкле әйберләрнең берсе. Бу игелекле эшне башкаручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Челтәр үрүдән туктамасыннар иде, алар хәрби зонада күп кирәк. Туган яктан безгә гуманитар ярдәм килеп тора. Безгә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтлебез. Бигрәк тә күрше Дүрт-Мунча авылыннан бергә уйнап үскән дустым Дилшат Нурумбетовны аерым атап әйтәсем килә. Шулай ук дусларым Радик Мирсәетов белән Илдар Насыйбуллинга да ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт. Радик Донецк юнәлешендә Великая Шишовкада госпиталендә дәваланганда хәтта яныма да килде. Нәрсә кирәк булса да, нинди ярдәм кирәк булса да, алар - безнең төп терәгебез. Чын дуслар алар! – ди Илшат.
Авылда хезмәт белән чыныгып үскән егет авырлыклардан курыкмый. Яраларым төзәлүгә тагын сугышчан дусларым белән бергә булачакмын, Җиңү безнең якта булачак, ди.
Фотода «ХИФ» дусты Дилшат Нурумбетов һәм Радик Мирсәетов белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев