Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Түбән Биш егете батырлыгы өчен җиде медаль белән бүләкләнгән

Рафаэль — гади авыл егете. Гади авыл мәктәбендә белем алган. Абыйлары Ринат, Руслан белән кечкенәдән эшкә җигелеп, куйган максатына ирешә торган булып үскән.

Чаллы шәһәрендә туган Рафаэльга 7 яшь булганда гаиләләре Зәй районының Түбән Биш авылына күченеп кайта. Түбән Биш урта мәктәбен тәмамлаган егет юриспуденция белгечлеге буенча белем ала. 2006 елда хәрби хезмәткә чакырыла, хезмәтен Елань шәһәрендә курсант вазифасында башлый, аннан өлкән механик итеп күчерелә. Бер елдан контракт буенча хезмәткә килешү төзи. 2007 елда Уссурийск шәһәрендәге прапорщиклар мәктәбенә квалификация күтәрүгә җибәрелә. 2022 елның 21 февралендә махсус хәрби операция башланды. «Татарин» инде ике атнадан — 12 мартта махсус хәрби зонасына илебез иминлеген сакларга китә.

Өлкән прапорщик махсус хәрби операция зонасында югары һөнәри һәм эшлекле сыйфатлар күрсәтә, ә болар тактик төркем алдына куелган хәрби бурычларны үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Хәрби зонада күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен 37 яшьлек егет дәүләт һәм Россия Оборона министрлыгы бүләкләренә лаек булган. «Суворов», «Жуков», «Сугышчан батырлык өчен», «Хәрби аерымлыгы өчен», II һәм III дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге аерымлыгы өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.

-Энебез Рафаэль кечкенәдән җаваплы, үҗәт, бар нәрсәне уйлап эшли, куйган максатына ирешә торган булып үсте. Кыенлыклардан курыкмый ул. Үз халкыңа хезмәт итү, үз илеңне яклау — намус һәм горурлык улхәрби кеше өчен. Без Рафаэль белән горурланабыз! Аның исән-сау җиңү белән кайтуын телибез, — ди абыйсы Руслан.

 «Татарин» гаиләсе, өч баласы белән ялларын әнисе янында Түбән Биштә үткәрә. Аңа хуҗалык эшләрендә булыша. Рафаэль кайткач, барлык туганнар төп йортка җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев