Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Сәвәләй егете: «Повестка килде — мин киттем»

Хәрби зонада күрсәткән каһарманлыгы һәм кыюлыгы, фидакарьлеге өчен Андрей «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.

Сәвәләй авылы егете Андрей махсус хәрби операциягә мобилизация буенча чакырыла.

Зәй политехник көллиятендә һөнәри белем үзләштергән егет чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Краснодар краенда үти.

-Армия мине иң мөһиме — сабырлыкка өйрәтте. Һәм иптәшләрнең сынатмаячагына, — ди ул.

Барысы да артта калган кебек, алда яңа тормыш көтә, мәхәббәт… Әмма илгә авырлык килгәндә халкыбыз батыр улларына таяна. Өлешчә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәрендә үк Андрей Ватанны сакларга китә.

Егетне сөйгәне Ксения махсус хәрби операциягә озатып кала. 2023 елның август аенда Андрей ялга кайткач өйләнде. Хәзер аларның Ксения белән уллары Гордей үсә.

-Сугыш минем тормышка карашымны үзгәртте. Минем өчен иң кадерлесе — гаиләм, аларның имин тормышта яшәве. Ә башкасына без ничек тә түзәрбез, — ди Андрей.

Хәрби зонада ул «Лелик» позывноен йөртә. 2023 елда бәрелешләрдә аның кулы каты яралана. Госпитальдә дәваланулар… Һәм беркөнне телефоны шалтырый:

-Улың туды! — дип хәбәр итәләр аңа.

-Бу шатлыклы хәбәрдән хәтта авырту да чигенде кебек, — дип искә ала ул.

Хәрби зонада күрсәткән каһарманлыгы һәм кыюлыгы, фидакарьлеге өчен егет «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. Ләкин аның өчен иң мөһим бүләк — улының телефонның теге ягындагы тавышы һәм балалардан килгән хатлар.

-Туган яктан килгән посылкалар безгә өй җылысын бирә. Бигрәк тә чәкчәк белән. Посылканы ачасың һәм аннан балачак исе килә, — дип елмая ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев