Махсус хәрби операциядә катнашучы Пәнәче егете: “Туган яктан ярдәм булганда фронтта да җиңел”
Махсус хәрби операциядә катнашучы Пәнәче егете маскировка челтәрләре үрүчеләргә рәхмәт белдерде.
Бу көннәрдә Югары Пәнәче мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында хәрби зонадан ялга кайткан егет булды.
Дамир 2022 елның октябреннән контракт буенча алгы сызыкта илебез иминлеге өчен көрәшә. Хәрби зонада “Музыкант” позывноен йөртә. Күкрәгендәге медальләре “Музыкант”ның батырлыклары турында сөйли. Фидакарьлеге һәм кыюлыгы өчен җиде медаль белән бүләкләнгән. Ул Бахмут, Курдюмовка, Зыряновканы азат итүдә катнашкан.
-Туган яктан ярдәм булганда фронтта да җиңел. Безгә маскировка челтәрләре бик кирәк. Сез челтәрләр үреп бик күп гомерләрне саклап каласыз. Ә балалар хатлары... Без аларны үзебез белән штурмга алып керәбез, иң кадерле урында йөртәбез. Аларны укыганда күзләргә яшь килә. Рәхмәт сезгә безнең көчле терәгебез булган өчен. Безнең илдә патриотизм бик көчле, без моның белән горурланабыз, - дип мөрәҗәгать итте Дамир авылдашларына.
Ялында “Музыкант” балалар белән очрашуларда да катнашты.
“Һәр очрашу - үзе бер гомер. Ялым матур якты мизгелләргә бай булды. Анда икенче атмосфера. Дөньяга башкача карый башлыйсың. Дуслык, әти-әни, туганлык хисләренең кыйммәте тагын да арта”, - ди Дамир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев