Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Әхмәт авылы егетенә машина җибәрделәр

«Веня»га «УАЗ» машинасын алуда волонтерлар ярдәм итте.

Районыбызның Әхмәт авылыннан «Веня» позывноен йөртүче егете махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша. Ул яу кырында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен «Хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.

-Мин чакырылыш буенча хәрби хезмәттә булмадым. Ә менә шундый вакытта читтә кала алмадым. 2023 елның августында контракт төзеп, илебез сагына бастым, — ди «Веня».

«Веня» «УАЗ» машинасы алуда ярдәм сорап якташларына мөрәҗәгать итә. Аның мөрәҗәгатен күргән «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова машина алу өчен акча җыюны игълан итә.

«Машина алуда Яңа Чишмә районыннан сугышчылар ярдәм кулы суздылар. Алар автомобильне сатып алып, ремонтладылар. Республика волонтерлары шулай бер-берсенә ярдәм итеп тыгыз элемтәдә эшли. Ә без — зәйлеләр аларга маскировка челтәрләре белән булышабыз», — ди Елена Викторовна.

«УАЗ» машинасы хәрби зонага күптән түгел озатылды. Ул хәрби егетләргә инде барып җиткән. Аның өчен якташыбыз «Веня»дан рәхмәт сүзләре җиткерелгән видеоязма килде. 

«Полкташлар исеменнән гуманитар ярдәм җибәргән, машина алуда ярдәм итүче якташларыма бик зур рәхмәт. Дошман тар-мар ителеп, җиңү безнең якта булачак!» — ди егет.

«Веня» — бик тыйнак егет. Тыйнак булса да, яу кырында илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшә. Без хәрби егетләребезнен туган якка җиңү белән исән-сау кайтуларын көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев