Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егете: «Минем алда китәргәме, юкмы, дигән сорау тормады»

Махсус хәрби операциядә катнашкан, «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән өлкән сержант Сергей Изосимов белән үз илеңне саклау, хәрби рух, сугышчан дуслар турында сөйләштек.

Сергей Михайлович — Зәй егете. Шәһәрнең 2нче мәктәбендә белем алган. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Карабахта үткән. Хәзер аңа 53 яшь.

Сергей Изосимов махсус операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Анда ике тапкыр була. Беренче мәртәбә 2022 елның маенда «Барс 16» отряды составында китә.

-Минем алда китәргәме, юкмы дигән сорау тормады. Тормыш иптәшем каршы килсә дә, оныгым да туарга тора иде, аларның тыныч матур киләчәге өчен мин ил сагына басарга тиеш дигән ныклы карарга килдем. Бөек Ватан сугышында бабам Иван Изосимов катнашып, күп батырлыклар кылган, — дип искә ала ул.

Махсус хәрби операциягә китәргә дип хәрби комиссариатка килгәч, ул биредә бергә уйнап үскән дусты Сергей Камышовны очрата. Алар икесе дә «Барс 16» отряды составында хәрби бурычларын үти. Контракт буенча ярты ел хезмәт иткәч, туган якка кайталар.

-Үз эшемә чыктым. Әмма өч атнадан тагын контракт төзедем. Бу юлы контракт төзүгә Лаеш районыннан «Барс 16» да бергә явызлыкка каршы бергә көрәшкән дустым Александр Савельевның махсус хәрби операциягә китәргә карар кылуы этәрде. Безнең инде хәрби тәҗрибәбез бар, ә анда безнең егетләр, мин үз-үземә урын таба алмадым… — дип сөйли Сергей Михайлович.

Савельев — „Рыбак“, Изосимов „Белый“ позывноен йөртә. 2022 елның 15 июлендә Татарстанда формалашкан „Алга“ батальонында хәрби хезмәт узу өчен контрактка кул куялар.

— Красный Лиман юнәлешендәге бәрелешләр иң авыры булды. Авдеевка юнәлешендә без бик күп сугышчыларны югалттык. Старая Каховкадагы бәрелешләрдә „Рыбак“ дустым минем кулымда үлде. Мин иң яхшы дустымны югалттым… Үзем дә яраландым. Лаеш шәһәренең бер урамына сугышчан дустым Александр Савельев исемен бирделәр, — ди Сергей Михайлович.

Аңа болар турында сөйләү җиңел бирелми. Күзләренә яшьләр тыгыла.

2023 елның декабрендә ул сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителә. Сергей Изосимов бүген «Росгвардия» дә эшли, укучылар белән очрашуларга йөри, махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларын соңгы юлга озатырга йөри.

-Бу — безнең бурычыбыз. Менә бүген тагын бер дустым Сергей Камышовны соңгы юлга озаттым. Бик авыр бергә хезмәт иткән иптәшләрне югалту. Әмма без алдыбызга куелган бурычны төгәл, намус белән үтәдек, — ди махсус хәрби операция ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев