Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операция зонасында Зәй егете үзен грамоталы һәм җаваплы командир итеп таныткан

«Химик» позывноен йөртүче Зәй егете махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша.

Пилотсыз очу аппаратлары ротасындагы яшь отделение командиры бу көннәрдә туган якка ялга кайтып, безнең редакциядә кунакта булды.

-Ни өчен мин контракт төзергә булдым? Җавап гади — патриотизм этәрде, — ди Егор.

Егетның әтисе Пантелей Владимирович ике чечен кампаниясен узып, «крап беретлары» нда хезмәт итә, аннан Зәй эчке эшләр бүлегендә эшли.

-Әтием минем өчен һәрвакыт үрнәк булды. Ул полиция хезмәткәрләренең физик әзерлеге белән шөгыльләнде, балаларга тренировкалар үткәрде. Мин балачактан ук Ватанга хезмәт итүнең нәрсә икәнен белеп үстем, — ди „Химик“.

Егор Зәйдә туып үскән, 6нчы мәктәптә белем алган, „Застава“ хәрби-патриотик клубында шөгыльләнгән. Фронтка китү турындагы соңгы карар аңа армиядән соң, Саратовта беренче тапкыр дошман пилотсыз очкычлары белән очрашкач килгән.

„Ул чагында мин Ватаныбыз куркыныч астында булуын аңладым. Укуны тәмамлап өйгә кайткач әнигә, мин китәм, дидем“, — дип искә ала ул.
Туган ягында Егорны гаиләсе генә түгел, кәләше Эвелина да көтә.

— Егор — тәвәккәл кеше, әгәр нидер башкарырга уйласа, һичшиксез ул аңа ирешәчәк. Мин аның белән бик горурланам, шул ук вакытта аның өчен борчылам да, аның туган якларга бөтенләйгә кайтуын түземсезләнеп көтәм, — ди Эвелина.

2025 елның маенда Егор кече сержант исемен ала. Хезмәттә ул инде үзен грамоталы һәм җаваплы командир итеп таныткан.

„Без үз җиребезне, якыннарыбызны дошманнан саклыйбыз. Һәм мин нәрсә өчен көрәшкәнемне бик яхшы беләм. Безне әле алда яңа хәрби бурычлар көтә. Мин анда кирәк. Хыялым — Җиңү яулап, туган якка якыннарым янына кайту“, — ди Егор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев