Мәскәүдә госпитальдә дәваланучы Зәй хәрбие янында танылган Россия актеры булды
Махсус хәрби операция ветераны Руслан Фәйзрахманов Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен Мәскәүдә госпитальдә каршылады. Аның аякларына күптән көтелгән планлы операция ясалды.
Госпитальдә Руслан янына танылган Россия актеры, “9 рота”, “Звезда”, “Солдаты” кебек фильмнарда танылу алган Амаду Мамадаковның килүе күңелле сюрприз булды.
-Барыгызга да бәхет, иминлек, ә Русланга сәламәтләнеп, тизрәк өенә кайтуын телим, - диде Амаду Мамадаков.
Руслан танылган актер белән махсус хәрби операциядә хезмәт итү тарихы белән бик теләп уртаклашты.

"Мин 2022 елның октябрендә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә киттем, повестка артыннан хәрби комиссариатка үзем килдем. Бу махсус хәрби операция башыннан ук уйланган карар иде. Үземне физик һәм рухи яктан бәяләп, Ватаныбыз сагында торучы егетләргә ярдәм итәргә кирәк дип уйладым. Казанда хәрби өйрәнүләр вакытында разведкадан егетләрне күрдем. Алар минем чакырылыш буенча кайда хезмәт иткәнемне белгәч, шундук үзләренә чакырдылар. Мин, әлбәттә, ризалаштым. 2022 елның декабрь ахырында махсус хәрби операция зонасына юл тоттык. Көньяк Донецк юнәлешендә хезмәт иттем. 2023 елның 24 гыйнварында Угледарга беренче штурмга кердем. 25 гыйнварда мина кыйпылчыгы эләгеп, сул аягымның үкчәсе сынды. 28 гыйнварда мине Россиягә эвакуацияләделәр. 2023 елның июлендә үз бүлекчәмә кайтып, хезмәтемне дәвам иттем. “Эшем” алгы сызыкта һәм штаттан тыш хәлләрдә мәгълүмат җыюдан, опорникларда торучы хәрбиләргә ярдәм итүдән гыйбарәт иде. 2023 елның декабрендә пилотсыз очу аппаратлары каршылык төркеменең өлкән хәрбие итеп билгеләделәр. Разведка эше күптөрле, шуңа күрә боекомплектлар, азык-төлекне алгы сызыктагыларга илтергә дә туры килде. 2024 елның августында сәламәтлегем буенча хәрби бурычымны тулысынча үтәү кыенлашкач, госпитальгә мөрәҗәгать иттем. Алты ай элек бот сөяге башы сынган булып чыкты. Хәрби-табиблар комиссиясе узгач, 2024 елның 1 ноябрендә мине хәрби хезмәттән сәламәтлегем буенча азат иттеләр.
“Ватанны саклаучылар” фондының Зәй районы социаль координаторы Наталья Зиннурова Руслан белән тыгыз элемтәдә тора. Күптән түгел Руслан “Җиңү диктанты” акциясендә катнашты. Алар диктантка Наталья Васильевна белән әзерләнде. Социаль координатар госпитальдә Русланның хәлен белешеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев