Кабан-Бастрык егете чын батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтте
Бүгенге көндә илебез зур сынаулар аша уза. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез барысы да - безнең геройларыбыз.
Илебез бәйсезлеген саклаучы ир-егетләр арасында Дүрт-Мунча җирлегенә кергән Кабан-Бастрык, Дүрт-Мунча, Зичәбаш авылларыннан да Ватан кушкан бурычны үтәү өчен махсус операциядәгеләр сафына басучы чын геройларыбыз бар. Киләчәктә дөньялар тынычланып егетләребезнең үз туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтуларын барыбыз да телибез. Җиңәрбез без, ышанабыз, ләкин Җиңү югалтуларсыз булмый шул.
Бабасы батырлыгын кабатлаган
Алексей Иванов 1994 елның 26 декабрендә Кабан-Бастрык авылында туа. Аннан соң әнисе белән Кама Аланына күченеп китәләр. Өлешчә мобилизация башлану белән беренчеләрдән булып махсус хәрби операциягә китә ул. Кыска вакытлы ялга да кайтып килергә җитешә. Ялга кайтканның беренче көннәрендә үк иң кадерле кешеләре – әтисе һәм әбисе янына хәлләрен белергә Кабан-Бастрыкка кайта ул. 90 яшен тутырган Анна түти куанычыннан оныгын кая утыртырга белмичә, әле бит исеме дә бабасы исеме - Алексей, нәрсә белән сыйларга белмичә, күзләренә карап туймыйча, озак итеп кечкенә чаклары, авылда уйнап йөргән чакларын сөйләшеп искә алып утыра алар. Алексей Юрьевич якыннарына сәламәтлек теләп, көтегез, тагын очрашырбыз, дип, саубуллашып яңадан яу кырына китеп бара…

Ләкин дошман ягыннан очып килгән пилотсыз очкыч аппараты 29 яшьлек Алексейның гомерен өзә. Сугыш беркемне дә аямый шул. Бик аяныч, вакытсыз өзелгән гомерләр... Моннан 81 ел элек карт бабасы, гвардия лейтенанты Николай Яковлевич Иванов та яу кырында Белгород өлкәсе Прохоровка янында барган каты сугышта 36 яшендә батырларча һәлак булган. Бабаларының язмышы оныкларының балаларында кабатланыр дип кем уйлаган...
Алексей Иванов соңгы сулышына кадәр чын батырлык, тугрылык үрнәге күрсәтеп хәрби антына тугры булып калды. Син мәңгегә безнең күңелләрдә булырсың, Алексей!
Анастасия Шәймәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев