Югары Мәлемнең курку белмәс батыр егете
Ватанны ярату, үз халкың алдында хезмәт бурычын үтәү – ир-егетне бизәүче иң асыл сыйфатлар. Югары Мәлем авыл егете Рамил 2023 елда контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. Хәрби зонада ул туган авылы хөрмәтенә “Налим” позывноен йөртә.
Үз теләге белән хәрби тормышны сайлаган егеткә беренче мәртәбә алгы сызыкка кергәндә август аенда 29 яшь тула. Рамил яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Әлеге югары бүләк Ватанны саклауда күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарь хезмәте өчен бирелгән.

Әнисе Раушания ханымнан бер очрашканда улыгыз Рамилнең махсус хәрби операциягә китәм, дигән хәбәрен ничек кабул иттегез, дип сораган идек.
- Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Рамилгә, улым, сине дә алсалар, нишләрбез, дигән сорау бирдем. Ә ул, әни, илгә килгән бәла, без бармыйча кем барсын, дип җавап кайтарды. Фәрештәнең амин, дигән чагына туры килгән, күрәмсең. Мәктәптә укыганда спектакльләрдә уйнап, җәмәгать эшләрендә актив катнашып үсте. Кешелекле ул, аның бу сыйфатларында укытучыларының да өлеше зур, - ди улы турында Раушания ханым.
Бу көннәрдә Рамил туган якка ялга кайтты. Ялын егет әти-әнисе, тормыш иптәше Людмила, ике кызы-багалмасы белән уздыра. Алар үзләренең Ватанны саклаучылары белән горурланалар һәм җиңү белән исән-сау кайтуын көтәләр.
- Безгә якташларыбыздан гуманитар ярдәм килеп тора. Рәхмәт безгә булышучыларга, - ди “Налим”.
Алар Әхмәт авылыннан “Муса” позывноен йөртүче егет белән бер көнне контракт буенча хезмәткә киткәннәр. Бер-берсенә терәк, иптәш булып лаеклы хезмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев