Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Югары Мәлемнән геройларның өч буыны

Әлеге язма Югары Мәлем авылыннан Зариповлар гаиләсенең өч буыны турында.

Бабалары Закир Бөек Ватан сугышы елларында батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә, аның улы Илсур Бөек Җиңү яуланып 35 ел узгач әфган сугышында катнаша, оныгы Илнар махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаныбыз намусын һәм бәйсезлеген яклый. Алар — төрле буын кешеләре, әмма аларның барысын да Ватанга һәм туган якка мәхәббәт берләштерә. Алар - үткән һәм хәзерге заман геройлары.

  Закир Гарип улы Зарипов 1924 елда Югары Мәлем авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, 22 яшьлек Закир Зәй хәрби комиссиариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Өйрәнү курсларын үткәннән соң аны атучы (стрелок, артиллерист) итеп билгелиләр. 1943 елдан ул сугышка кертелә. Закир абый Украина, Венгрия, Румыния, Австрия илләрендәге шәһәрләрне немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Җиңү яулап, туган якларга 1946 елда гына кайту насыйп була. Сталин тарафыннан 1944-19-45 еллардагы сугышта шәһәрләрне азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен «Рәхмәт» белдерелгән справка тапшырыла.

  Закир Гарипович туган якларына кайткач, авылның иң чибәр кызы Газизә Сөнгат кызы Габидуллина белән гаилә коралар. Алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Барлык балалары да тәрбияле, белемлеләр. Ләкин сугыш яралары үзенекен итә шул, 1987 елда Закир ага 65 яшендә бакыйлыкка күчә. Бәхетенә, алтынчы баласы Илсурның Әфганстаннан исән-сау кайтуын күреп, сөенеп, аны башлы-күзле итәргә җитешә.
     

  Инде тыныч илдә яшибез дип сөенеп тормыш иткәндә, Әфганстанда барган интернациональ сугышка Совет гаскәрләрен кертәләр. Монда армия сафларына хезмәт итәргә киткән япь-яшь егетләребезгә катнашырга туры килә. Шулар арасында Закир аганың улы Илсурга да бу афәтнең җиле кагылмый калмый.


 

 Илсур Закир улы 1961 елда Югары Мәлем авылында туа. Аның балачагы ямьле Мәлем буйларында балык тотып, печән чабып үтә. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Федоровка урта мәктәбендә белем ала. Илсур спорт белән шөгыльләнә, җырларга, гармунда, гитарада уйнарга ярата. Шофер булу хыялын тормышка ашырыр өчен Чаллы шәһәрендә профессиональ училищены тәмамлый. 1980 елда армия сафларына чакырыла һәм Әфганстанга җибәрелә. Ул Джалабад шәһәрендә 66нчы десант-штурм батальонында хезмәт итә. 1981 елда Илсур каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Анда озак дәваланырга туры килә аңа. Ул «Батырлык өчен», «Рәхмәтле Әфганстан халкыннан» медальләре белән бүләкләнә.

 

 Армия хезмәтеннән кайткач, Илсур Ленин исемендәге колхозда эшли башлый. Һәм бүгенге көнгә кадәр үзенең хезмәт юлын дәвам итә. Тормыш иптәше итеп авылдашы Флүзә Хәмит кызын сайлый. Алар бергә өч бала тәрбияләп үстерделәр

   Тормыш үз җае белән генә бармый шул. Һәр туар таңга сөенеп яшәгәндә, 2022 елда махсус хәрби операциягә мобилизация башлана. Әле армия сафларыннан яңа кайткан Илнар Илсур улы Зариповка да повестка килеп төшә. Әти-әнисенең борчылуын күреп ул: «Мин дә илемне сакламасам, кем саклар!» — дип җавап бирә. «Менә күрерсез, мин дә бабам һәм әтием кебек Җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтачакмын» — ди Илнар. Илнар 3 ел инде махсус хәрби операциядә. Ул хәрби зонада бабасы хөрмәтенә «Закир» позывноен йөртә.


     

Илнар — әти-әнисе кебек мәктәп елларыннан ук төрле яклап чыныккан, курку белмәс егетләребезнең берсе. Мәктәптә укыганда концерт-театрлар аннан башка узмый иде. Ул — актив, шаян сүзле егет.

«Улым бер дә зарланмый, ә һәр сөйләгәнен кызыкка борып сөйли», — ди әнисе Флүзә ханым.
 

Илнар мотоукчылар батальонында хезмәт итә. Бабасы сыман укчы. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен, Донецк, Луганск, Херсонны азат итүдә катнашканы өчен күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Без укучыбыз Илнар белән горурланабыз! Исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар!

 Гүзәлия Батькова, Югары Мәлем мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев