Югары Мәлем мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы егет белән очрашу узды
Укучылар белән очрашуга шушы мәктәптә белем алган, ике ел элек контракт төзеп, илебез азатлыгы өчен көрәшүче Рамил килде.
Рамил хәрби зонада туган авылы хөрмәтенә «Налим» позывноен йөртүче егет бу көннәрдә кыска вакытлы ялга кайтты. Һәм отпускасында туган мәктәбенә килеп, укучыларга хәрби юлы турында шәхси үрнәгендә сөйләде.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Бүген хәрбиләр, гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Ватанны, безне һәм балаларыбызны каһарманнарча саклыйлар, илебезнең киләчәген яклыйлар. Алар — чын геройлар, яшьләр өчен Ватанны чын яклаучы нинди булырга тиешлеге үрнәге», — диде мәктәп директоры Гүзәлия Батькова.
Очрашу барышында Рамил махсус операциянең әһәмияте, хезмәттәшләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Укучылар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен күрделәр. Алар махсус операциядә катнашучылар балалар язган хатларны ничек кабул итәләр, дип кызыксындылар. Рамил балаларга хатлары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны дулкынланып укуларын, рухи ярдәм солдатлар өчен бик мөһим булуын әйтте.
Бу очрашу укучыларда тирән тәэсир калдырды һәм һәрберебезнең ил язмышындагы роле турында уйланырга этәрде. Мәктәп коллективы хәрби егеткә бүләк тапшырды, тизрәк җиңү белән кайтуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев