Югары Багражда маскировка челтәрләре үрүчеләр янында хәрби егет һәм чик сакчылары булды
Чик сакчылары көнендә Югары Багражның армия хезмәтен чик буе гаскәрләрендә үткән егетләре Иван Меньшиков, Григорий Смирнов, Афанас Кондратьев, Павел Тугашев, Николай Краснов, Валентин Муханов белән бергә челтәр үрүчеләр янына чик ялга кайткан хәрби егет тә килде.
Хәрби зонада “Мультик” позывноен йөртүче егет челтәр үрүчеләргә, хәрбиләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтер өчен килгән иде. Ул – әлеге авыл кияве.
Югары Баграж авылында узган елның октябрендә маскировка челтәрләре үрә башладылар. Челтәр үрүчеләр арасында ир-атлар да бар. Алар – Александр Цыганов, Петр Муханов, Николай Чернов.
Аннан барысы авылның Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл янына килделәр. Чик сакчылары гармуннар уйнап, авылны ямьләп, челтәр үрүчеләрне ял да иттереп алдылар.
Ә “Мультик” рәхмәт белдереп, әлеге игелекле йөрәкле кешеләргә хәрбиләрне дошман күзеннән саклау өчен челтәр үрү эшен туктамауларын үтенде. Маскировка челтәрләре үрүчеләр барлык сугышчыларыбызның туган якка исән-имин кайтуларын теләделәр.
фотолар авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев