Иске Зәйдә узган патриотик кичәдә хәрби егет тә катнашты
Иске Зәй яшьләр үзәгендә ватанпәрвәрлек рухы белән баетылган онытылмас караоке кичәсе узды.
Кичәгә фронтка маскировка челтәрләре үрүчеләр, яшьләр үзәгенә йөрүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре чакырылды.
«Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан „Танцор“ позывноен йөртүче егетнең бу сәгатьне безнең белән үткәрүе кичәбезне тагын да ямьләде, мәгънәлерәк итте», — ди челтәр үрүчеләр.
Кулдагы микрофон — ул һәркем үз хисләрен белдерү һәм батырлыкка илһам бирә торган җырларны башкару өчен менә дигән мөмкинлек. Катнашучылар вокаль сәләтләрен генә түгел, Ватанга мәхәббәтләрен дә күрсәттеләр, үзләре яттан белгән хитларны башкардылар.
Илебез тарихы белән стендлар, флаглар һәм якты декорацияләр гадәти булмаган кәеф тудырды. Төрле яшьтәге кешеләр хис-кичерешләре һәм истәлекләре белән уртаклашып берләштеләр.
фотолар яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев