Иске Зәй яшьләр үзәгендә хәрби егет белән очрашу узды
Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар — махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы хәрбиләребез. Яшьләргә патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим.
Иске Зәй яшьләр үзәге хезмәткәрләре мондый форматтагы чаралар үткәрүне дәвам итә. Безнең заман герое булган хәрби белән чираттагы очрашу үзәктә 21 мартта булды.
Яшүсмерләр белән очрашуга «Мора» позывноен йөртүче хәрби килде.
Очрашуда катнашучыларга хәзерге Россиянең тарихи вакыйгаларында катнашучы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудырылды. Яшүсмерләр аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Алексей егетләргә армиядә хезмәт итәргә кирәклеге, Ватанга мәхәббәт турында сөйләде.
Чара барышында яшь буында патриотик аң формалаштыруның мөһим темалары күтәрелде, бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына тулысынча туры килә.
«Мондый очрашулар үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен күреп, алардан үрнәк алып, батырлык, туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны үзләрендә ныгытып үсә», — ди чараны оештыручылар.
Чарада катаншучылар батыр егеткә рәхмәтләрен җиткерде, аның белән фотога төште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев