Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Иске Зәй егете «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән

Шулай ук егет «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә дә лаек булган.

Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар — махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы ир-егетләребез. Патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим. Шуны күз уңында тотып, «Зәй офыклары» газетасы редакциясе «Безнең Геройлар» рурикасы кысасында Ватаныбыз сагында торучы хәрбиләребез белән таныштыруны дәвам итә. 

Иске Зәй егете Артем махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша. Бу көннәрдә ул туган ягына ялга кайтты. Аның хәрби һөнәре махсус хәрби операция зонасында иң мөһимнәрнең берсе — ул пилотсыз очкычлар операторы. Хәрби егет сүзләренчә, операторның бурычлары — пилотсыз очу аппараты очыш планын төзү, планлаштырылган вакытта очып китәргә рөхсәт алу, техник тикшерү, маршрут йөкләү, пилотсыз очу аппаратын маршрут буенча җибәрү, алынган мәгълүматларны җыю һәм аппаратны башлангыч ноктасына кайтару.

Артем махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Оборона министрлыгының «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу — аның сугышчан бурычларын үтәгәндә, тормыш өчен куркыныч шартларда күрсәтелгән батырлыгы һәм фидакарьлеге дәлиле. Шулай ук егет «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә дә лаек булган.

Бу көннәрдә «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова махсус операциядән ялга кайткан Артем гаиләсендә булды. Ул безнең заман героена Ватаныбыз сагында кыю торганы өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев