Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Иске Тәкмәктә якташ геройларга мәдхия укыдылар

Рухи кыйммәтләрне ныгыту, Россиянең героик үткәне турындагы хәтерне саклау максатыннан Иске Тәкмәк клубында Ватан Геройлары көненә багышланган чара узды.

Китапханәче Валентина Киселева Ватан Геройлары көненең тарихы белән таныштырды, 1812 елгы Ватан сугышы, Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы һәм безнең көннәр геройлары, шулай ук якташларының батырлыклары турында сөйләде. 

«Китап укучылар игътибарына махсус хәрби операциядә катнашучы Тәкмәк егетләре турында презентация күрсәтелде. „Василий Теркин“, „Бородино“ һ.б. шигырьләрдән өзекләр яңгырады. Шулай ук чарада махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетләр дә катнашты. Ахырдан җир йөзендә тынычлык өчен һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдык», — ди китапханәче Валентина Киселева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев