Имәнленең батыр йөрәкле егетләре авылдашлары белән очрашты
Имәнлебаш авылы бу көннәрдә шатлыклы вакыйга кичерә. Авылга махсус хәрби операция зонасыннан ике егет ялга кайтты.
Илшат белән Эльвир икәүләшеп мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүче апалар янына килде. Маскировка челтәрләре үрүчеләрнең хәрби егетләр клуб ишеген ачып керүгә һәрберсенең күзләре яшьләнде. Укучылар, маскировка челтәрләре үрүчеләр катнашында җылы очрашу булды. Очрашуны мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова оештырды.
«Сез безгә бик кадерле!» Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашуларда иң еш яңгыраган сүзләр бу.


-Сез батыр ир-егетләребез алдында башыбызны иябез. Ватан чакыруга каршы килмичә, сез безнең тынычлыгыбызны саклыйсыз. Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгәнен үзегез генә беләсездер. Бездә бары тик бер генә теләк – бу афәтләр бетеп, егетләребез җиңү белән исән-сау туган якларга кайтсыннар иде, - дип теләкләрен җиткерде Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева.
Имәнлебаш әби-апалары районда беренчеләрдән булып хәрбиләргә җылы оекбаш, бияләй һәм муенсалар бәйли башлады. Бүгенге көндә 162нче маскировка челтәрен үргәннәр.
- Сезнең исән-сау калуыгыз өчен бездән аз гына булса да ярдәм булсын дип без маскировка челтәрләре үрергә керештек. Һәр челтәрне догалар укып үрәбез. Исән-сау кайтыгыз – иң олы теләгебез шушы, - диде Фәния Сабирова.
Очрашуда катнашучыларның хәрби авылдашларына бирер сораулары күп булды. “Дроннардан ничек качасыз? – дип сорады бер апа.
“Тепловизорлар белән сакланабыз, рацияләр аша дроннарның билгеле бер радиуста булуын беләбез”, - дип җавап бирде Эльвир.
“Мунчалар керә аласызмы, юынасызмы?”, “Челтәрләр эченә сезгә нәрсәләр төреп җибәрик?”, “Окоп шәмнәре кирәкме сезгә?”

-Челтәрләр эченә төрелгән күчтәнәчләрне алу бик күңелле. Укучылар хатларына бик сөенәбез. Хатын-кызлар әзерләгән тиз пешә торган ашлар, үлән чәйләре бик тәмле, - ди хәрби егетләр.

Хәрби зонада Илшат – “Добрый”, Эльвир “Тень” позывноен йөртә.
Илшат чакырылыш буенча хәрби хезмәтне диңгез флотында үткән.
-Ватан сагына контракт буенча 2024 елның июлендә бастым. Херсон юнәлешендә артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итәм, безнең чикләрне яклыйбыз. Кораллар белән тәэмин итәбез. Маскировка челтәрләре безгә гел кирәк булып тора. Татарстаннан гуманитар ярдәм килеп тора, рәхмәт безгә ярдәм итүчеләргә - ди “Добрый”.
Илшатлар гаиләсендә дүрт бала. Кызлары инде зурлар, кече малайлар Ибраһим, Сөләйманга 10, 12 яшь. Әтиләре аларны эш сөючән, тәртипле, ватанпәрвәр итеп үсәргә өйрәтә. Очрашуга да ул тормыш иптәше Римма белән килгән иде.
Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсендә 17 ел хезмәт куйган Эльвир иптәшләре махсус хәрби операциягә китә башлагач, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый. 2023 елның октябрь аенда, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Ватаныбыз сагына баса.
Эльвир махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” , “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән. Лейтенант званиесендә штурм взводы командиры булып хезмәт итә.
“Батырлык өчен” медале һәм лейтенант званиесенә Эльвир беренче хәрби биремнән соң лаек була. Красная Гора юнәлешендә штурмга отделение командиры “Тень” җиде кеше белән керә.
-Без ахырга кадәр оборонаны тоттык. Ике сугышчымны югалттым, дүртесен үзем дә яраланган хәлдә яу кырыннан алып чыктым, - дип сөйли “Тень”.
Гомерләрен саклап калганы өчен, команда составындагы һәрбер солдат аңа бүген дә рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Ялын егет әнисе, тормыш иптәше Лилия, кызы Азалия, улы Алмаз белән үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев