Динар Бәширов: «Мин Ватанга хезмәт итү юлын сайладым»
Зәй егете Динар чакырылыш буенча хәрби хезмәте тәмамланырга өч ай кала, контракт буенча хезмәтне сайлап, махсус хәрби операциягә китәргә карар кыла.
Динарга 23 яшь. Яшь булуына карамастан, егет күпне күргән һәм кичергән.
Ул Аксубай районында туган. Малайга 8 яшь булганда әти-әнисе Сәвәләйдән йорт алып, бирегә яшәргә күченә. Сәвәләй мәктәбендә тугыз класс белем алган егет Зәй политехник көллиятендә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 18 яше тулуга хәрби хезмәткә китә. Хезмәтен район шефлыгында булган Әстерхан өлкәсенең Капустин Яр ракета полигонында үтә. 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башлангач та Динар контракт буенча буенча хезмәтне сайларга тели.
-2022 елның августында безгә контракт буенча хезмәтне сайларга була дип хәбәр иттеләр. Мин күп уйлап тормадым, авыр вакытта илебезгә ярдәм итү теләге белән шул ук көнне иртәнге аштан соң контракт төзедем. Бу вакытта армия хезмәтем тәмамланырга өч ай калган иде. Без яшьләр дә Ватаныбызны сакламагач, кем якласын! Әфганстан, чечен сугышларында да яшь егетләр катнашкан бит, - дип сөйли Динар.
Сентябрь аенда ул каты яралана. Башта Белгород госпиталендә дәвалана. Аннан Мәскәүгә күчерәләр. Озакка сузылган реабилитация уза. Хәзер аны хәрби хезмәттән азат иткәннәр. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы өчен егет “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Алга таба Динар югары белем алырга тели. Моның өчен документларын әзерләгән инде. “Җиңү диктанты” акцияcендә дә егет тарих буенча үз белемен сынады.
- “Җиңү диктанты” турында ишеткәч, үземне сынап карарга булдым. Интернет чыганаклары аша әзерләндем. Ватанпәрвәрлек аеруча калкулашкан чорда тарихны тагын бер кат ныгытасым килде, - ди Динар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев