Бура-Киртәдә маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ялга кайткан хәрби килде
Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Рамил ялга кайткан дигән хәбәр яшен тизлегендә авылыбызга таралды.
Сагынып, шатланып каршы алдык без аны. Ул — бүгенге көндә безнең өчен авылыбызның чын герое. Рамилебез мобилизация башлангач та кулына повестка алу белән беренчеләрдән булып китте илне сакларга. Без аны шундый яхшы тәрбияле булуы белән горурланып, шул ук вакытта сагаеп та озатып калдык. Өченче елларын инде алар Ватан иминлеген саклыйлар. Без аннан һәрвакыт яхшы хәбәрләр көтеп, аралашып яшибез. Тормыш иптәше Венера һәрдаим Ватсапта авыл төркемендә авылдашларга Рамилдән сәламнәр җиткерә. Алар гаиләсендә бер ул һәм кыз үсте. Уллары Сабантуйларда көрәшеп, алдынгы урыннар ала.
Кичә Рамилебез авыл клубына маскировка челтәрләре үрүчеләр янына килде. Безнең 100нче челтәрне үрү шатлыгына хәрби авылдашыбыз клуб ишеген ачып керүе сөенеченнән барыбызның да күзләре яшьләнде.
Кич булуга карамастан клубка авылыбыз өлкәннәре дә җыелды. Җирлегебез башлыгы Мөнир Туктаров та килеп, изге теләкләрен җиткереп китте. Мәдәният йорты директоры Рузилә Сәгыйдуллина Рамилнең яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләрен туплап, стенд ясыйбыз дип белдерде. Авылыбызның ак әбисе Фәһимә апа кесәсендә йөртергә кечкенә форматтагы Коръән сурәләре китабы һәм гел укып йөрергә дога язып бирде.
Барыбыз да Рамилнең һәр сүзне үлчәп, ашыкмыйча гына сорауларыбызга җавап бирүенә сокландык. Бер зарлану сүзе ишетмәдек аннан. Аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Без үргән челтәрләрнең бик кирәкле һәм кадерле булуын кат-кат искәртеп, рәмхәтләр әйтте батыр авылдашыбыз. Рамилебез һәм башка егетләребезнең дә якынарын янына исән-сау кайтуын көтеп калабыз.
Җәннәт Гарифуллина. Бура-Киртә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев