Батырлык ордены иясе Рифкать: «Ватан чакырды — мин киттем!»
2022 елның 21 сентябре. Бу Россия Президенты Владимир Путинның илдә өлешчә мобилизация башлануы турында хәбәр иткән көн. Илгә авырлык килгәндә халкыбыз батыр улларына таяна. Зәй егете Рифкать тә мобилизация игълан ителүнең икенче көнендә үк — 22 сентябрьдә Ватан сагына баса.
Рифкатьнең хәрби өлкәдә тәҗрибәсе була. 2003-2006 елларда чакырылыш буенча хезмәтне үткәч, ике тапкыр контракт төзеп хезмәтен 2010 елга кадәр дәвам итә.
Ул махсус хәрби операциядә үзен батыр, кыю, куркусыз хәрби итеп күрсәткән. «Рафа» взвод командиры булып алгы сызыкта хезмәт итә. Купянск юнәлешендә күрсәткән каһарманлыгы өчен Батырлык орденына лаек булган.

-Ватан чакырды — мин киттем! Алдыбызга куелган бурычны төгәл үтәргә тырышабыз. Купянск юнәлешендә ике тапкыр яраландым. Бу бәрелешләрдә без бик сугышчан иптәшләребезне югалттык, — дип сөйли хәрби егет.
Алар полкында бик күп Зәй егетләре хезмәт итә.
«Безнең арада хәрби дуслык бик көчле! Без бер-беребезгә терәк булып хезмәт итәбез», — ди егет.
Рифкать көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып тора. Бу көннәрдә ул туган якка ялга кайтты. Ялын гаиләсе — тормыш иптәше Ангелина, уллары Тимур, Арслан белән үткәрә. Шулай ук патриотик очрашуларга йөри. «Тылсымлы әкият» бакчасында узган очрашуда Рифкать балаларга аңлаешлы итеп хезмәте турында сөйләде, дуслык, батырлык, җаваплылык кебек мөһим тормыш дәресләре турында фикер алыштылар. Балаларга хатлары, окоп шәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев