Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Батырлык ордены белән бүләкләнгән Зәй хәрбие: «Хыялым — күптән көтелгән Җиңүне яулап, якыннарым, укучыларым янына кайту»

Махсус хәрби операциядә катнашучы 7нче мәктәпнең тормыш иминлеге фәне укытучысы — безнең заманның чын герое.

Ул 58 яшендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына чакырылып, махсус хәрби операциягә китә. Хәрби зонада «Меркурий» позывноен йөртә. Бүген аның күкрәген алты дәүләт бүләге бизи: аларның һәрберсе батырлык һәм фидакарьлек билгесе.

Хәрби хезмәткә чакырылганчы «Меркурий» укучыларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтә. 

«Махсус хәрби операциядә алган тәҗрибә миңа тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытуда якын килүне яңадан карарга мәҗбүр итте. Хәзер мин беренче чиратта укучыларны медицина әзерлегенә өйрәтергә кирәклеген төгәл беләм», — ди Сергей Иванович.

Ул командир урынбасары булып хезмәт итә. Алар полкында Зәй егетләре дә бар. «Меркурий»га күп тапкырлар яу кырында яралы сугышчан иптәшләренә беренче ярдәм күрсәтеп, аларның гомерләрен саклап калырга туры килгән. 

Каһарманнарча фидакарь хезмәте өчен Батырлык ордены, II һәм IV дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, шулай ук «Донецк Халык Республикасы алдындагы казанышлары өчен» отличие билгесе һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнгән. Бу көннәрдә хәрби туган якка ялга кайтты. Хәзер аның әлеге югары Дәүләт һәм Оборона министрлыгы бүләкләренә район башлыгы Разиф Кәримовның Мактау грамотасы да өстәлде. Ул Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган патриотик чараларда катнашты, мәктәп укучылары белән очрашты.

-Без — хәрбиләргә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәт белдерәсем килә. Бигрәк тә безнең өчен зәйлеләр үргән маскировка челтәрләре кыйммәтле. Алар күп гомерләрне саклап калды, — ди «Меркурий».

Хәзер Сергей Ивановичка 61 яшь. Яралануына карамастан, ул хезмәтен дәвам итә. Аның хыялы — күптән көтелгән Җиңүне яулап, якыннары, укучылары янына кайту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев