Батыр йөрәкле Иске Тәкмәк авылы егете
Безнең арада иң авыр моментларда чын батырлык күрсәтүче кешеләр бар. Шундый геройларның берсе — якташыбыз, Иске Тәкмәк авылы егете Игорь Пыжьянов.
Ул 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан. Махсус хәрби операция зонасында егет үзен кыю, батыр сугышчы итеп күрсәтә, хәрби бурычын югары профессиональлек һәм намус белән фидакарьләрчә үти.
Игорь Вячеславович взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә. Ул 2024 елның 16 апрелендә Владимировка районында штурм төркемен җитәкли. Шәхсән үзе Украина кораллы көчләренең бер хәрби хезмәткәрен юк итә, элемтә чараларын һәм ату коралын кулга төшерә, биш тәүлек буе бәрелешләр барган терәк пунктны тотып, Украина кораллы көчләре һөҗүмен кире кагалар.
2024 елның 15 июненнән 30 июненә кадәр штурм төркеме составында шәхсән Украина кораллы көчләренең ике хәрби хезмәткәрен юк итеп, элемтә чараларын һәм танкка каршы гранатометны кулга төшергән.
2024 елның 22 сентябрендә Павловка торак пунктында штурм төркемнәре белән җитәкчелек итеп, тотрыклы элемтәне тәэмин итә. Сержант Пыжьяновның оста гамәлләре, батырлык һәм кыюлык күрсәтүе нәтиҗәсендә хәрби бурыч төгәл үтәлә.
Игорь Пыжьянов махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен», «Үлемнән коткарган өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. Игор Вячеславовичны IV дәрәҗә Изге Георгий кресты ордены белән бүләкләү турында Россия Президенты Владимир Путинның Указы чыккан. Тиздән ул иясенә тапшырылачак.
Игорь Вячеславович 6 октябрьдә минага басып яралана. Бу көннәрдә ул туган ягында тернәкләндерү курслары үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев