Батыр егет күкрәген медальләр бизи
Хәрби якташыбыз махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен өч медаль белән бүләкләнгән.
«Татарин» позывноен йөртүче егет махсус хәрби операциягә 2023 елның ноябрендә Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп киткән.
Шушы вакыт эчендә ул күп тапкыр батырлыклар күрсәтә. Валерий хәрби заданиеләрне төгәл һәм кыю үтәгән өчен «Батырлык өчен», «Фидакарьлек өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.
— Мобилизация башланып, туганнарым Ватан сагына баса башлагач, мин читтә калып, тыныч кына йоклый алмадым. Мин анда алар белән бергә булырга тиеш дигән карарга килдем. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Чечняда үтәргә теләсәм дә, анда эләгә алмадым. Мотоукчылар гаскәрләрендә армия хезмәтен үттем, — дип сөйли Валерий.
Контракт төзегәч, башта алар уку-өйрәнүләр уза.
— «Джамай» позывноен йөртүче егет белән бергә контракт төзедек, өйрәнүләрне дә бергә уздык. Аннан бер хәрби частькә эләктек. Декабрь аенда «Джамай» белән бергә штурмга кереп киттек. Миномет уты астында калдык. Безнең өчебез яраланды, ике сугышчан дустым шунда ук һәлак булды. Минем иягемә, кулларыма мина кыйпылчыклары эләкте, ә «Джамай» ның аягы каты яраланган иде. Мин аңа ярдәм итәм, алып чыгам сине, дустым, дидем. Әмма ул минем кулымда күп кан югалтудан үлде, — дип дулкынланып сөйли Валерий.
Аңа 35 яшь. Әлмәт районында туып үскән. Бүгенге көндә «Татарин» туган якта реабилитация уза. Ул Зәй шәһәрендә фатир сатып алган.
—Зәй — тыныч, матур шәһәр. Шуңа күрә фатирны Зәйдән алырга булдым, биредә яшәргә телим, — ди Валерий.
Ул хәзер туган якта булганда хәрбиләргә ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Нинди генә шәһәрдә булса да, «Мәңгелек ут» мемориалларына барып, һәлак булган иптәшләрен искә ала.
«Кибетләрдә махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрү итү өчен куелган кәрҗиннәр яныннан болай гына узып китә алмыйм, анда сугышчылар өчен иң кирәкле булган әйберләрне сатып алып калдырам. Хәрби зонада маскировка челтәрләре, эчке киемнәргә ихтыяҗ зур. Ә туклану белән проблема юк. Татарстаннан гуманитар ярдәм килеп тора», — ди «Татарин».
— Исемегез Валерий, ә нишләп «Татарин» позывноен алдыгыз? — дип кызыксынам егеттән.
— Мин — керәшен егете, Татарстанда туып үстем, шуңа күрә «Татарин» ны сайладым, — дип җавап бирде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев