Әхмәт егете дүртенче контрактын төзеп, махсус хәрби операциядә хезмәт итә
Әхмәт авылы егете Разилнең сугышчан тәҗрибәсе зур.
Ул армия хезмәтен Свердловск өлкәсендә үткән, армия хезмәте тәмамлануга, контракт төзеп, Төньяк Кавказда, Чечняда сигез ел хезмәт иткән. Төньяк Кавказда ул террорчылыкка каршы көрәштә батырлыгы, контртеррористик операцияләрдә катнашуы өчен медальләр белән бүләкләнгән.
2023 елда ул дүртенче контрактын төзеп, махсус хәрби операциягә китә.
«Хәрби тәҗрибәм булгач, ил өчен авыр вакытта читтә кала алмадым. Үзебезнең егетләргә терәк буласым, аларга ярдәм итәсем килде. Махсус хәрби операциягә китәр алдыннан контрактны алга таба хезмәтне дәвам итү өчен сроксыз төзедем, — дип сөйләде егет ни өчен ил сагына басуы турында сорауга җавап итеп.
Разил хәрби зонада «Муса» позывноен йөртә. Аңа 36 яшь. Төньяк Кавказда хезмәте төгәлләнгәч, туган авылында ветеринар, Чиләбе һәм Түбән Камада альпинист булып хезмәт куя.
Махсус хәрби операциядә сугышчан иптәшләрен аңа яу кырыннан күп тапкырлар алып чыгарга туры килгән аңа.
-Иң беренче тапкыр мин яралы фельдшерны яу кырыннан алып чыктым. Без пулялар „яңгыры“ астында калдык, куркыныч булса да фельдшерны алып чыга алдым. Хәзер ул реабилитация уза, — дип искә алды бу вакыйганы «Муса».
Бу батырлыгы өчен Разил «Үлемнән коткарган өчен» медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән. Бу аның сугышчан иптәшләре хакына үз-үзен куркыныч астына куйган бик күп очракларның берсе генә. Шулай ук күрсәткән батырлыклары өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек булган.

«Муса» авылдашы «Веня» белән бергә хезмәт итәләр. Якташлар авыр вакытларда бер-берсе өчен терәк булып торалар.
Узган ел май аенда «Муса» отпускага кайткач, авылдашы Алина белән никахларны законлы төстә теркәделәр. Алинаның абыйсы Демьян Барсуков Разил белән бергә армия хезмәтен бергә узган. Демьян мобилизация буенча махсус хәрби операциягә чакырылды. Кызганыч, егет биргән антына тугры булып, батырларча һәлак булды.
«Муса» якташларына ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
-Зәйлеләр көче белән безгә «Булат» дрон детекторы, «РЭБ» алынды. Аларны алуда ярдәм иткән Елена Викторовна Хисаметдинова, Куш-Елгадан Гүзәл апа Гыйльфановага, дусларыма, район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Шулай ук маскировка челтәрләре үрүчеләргә игелекле эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, — ди «Муса».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев