Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Андрей Цивиков: «Хәрби бурычымны ахырына кадәр үтәдем»

Махсус хәрби операция ветераны Андрей Цивиков тарихы.

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Андрей Цивиков рәсми чакыруны көтеп тормый, броне булуга карамастан, хәрби комиссариатка повестка сорап үзе килә.

-2022 елның 27 сентябрендә эштән туры хәрби комиссариатка барып, броньне алуларын сорадым. Аннан Казанга хәрби өйрәнүләргә киттем, — дип искә ала ул.

Андрей Викторович –Зәй егете. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне чик буе гаскәрләрендә үткән, аннан янгын хезмәтендә эшләгән.

2023 елның июнендә Угледар янында каты бәрелешләрдә Андрей Цивиков авыр яралана.

«Мин ул бәрелешләрнең барлык вакыйгаларын төгәл хәтерләмим. Шартлау дулкыны мине 2,5 метр биеклектән окопка ыргытты. Позицияләрдә торырга тырышып карадым, ләкин хәлем начарланганнан-начарлана барды. Аннан — эвакуация һәм госпитальләрдә озак тернәкләндерү», — дип сөйли хәрби егет.

2024 елның 2 февралендә аны хәрби хезмәттән комиссовать итәләр, әмма ул үз бурычын ахырына кадәр үти. 2024 елның 1 октябрендә аягына протез куялар.

 Андрей Цивиков хәзер патриотик чараларда актив катнаша, һәлак булган сугышчыларны соңгы юлга озатырга йөри. Панихидаларда ул кулына һәлак булган сугышчан иптәшенең фотосын тотып, беренче рәтләрдә бара.

«Мине мәктәпләрдә узучы патриотик чараларга еш чакыралар. Мин күп нәрсәне сөйли алмыйм, бигрәк тә балаларга, аларга индивидуаль якын килү кирәк, — дип уртаклаша ул.

Цивиковлар гаиләсендә ике бала үскән. Олысы — уллары Устинга 24 яшь, кызлары Ламира исемле.

-Балаларыма сирәк исемнәрне үзем сайладым. Тормыш иптәшем Гүзәл каршы килмәде. Мондый исемне йөртүчеләрне очратканым юк әле, — ди, елмаеп, Андрей Викторович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев