«Амбал» позывноен йөртүче егет: «Әниләрнең ышанычы безгә көч бирә»
Иске Зәй бистәсеннән «Амбал» позывноен йөртүче егет өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына басты. Михаил армия хезмәтен артиллерия гаскәрләрендә үткән.
— Шушы улларыбыз өчен борчылып яшибез. Аларның исән-имин Җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез! Гаиләбездә безнең өч бала. Улларым Михаил да, Иван да Ватан алдында хәрби бурычларын үтәде. Беркайчан да качып йөрмәделәр. Кыенлыклардан курыкмыйча, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәнеп үстеләр, — ди әнисе Нина.
Миша кечкенәдән ук техникага тартыла, тырыш егет булып үсә. Армия хезмәтенә кадәр тракторда эшләп ала. Хәрби хезмәттән кайткач, «Восток» агрофирмасында «КамАЗ» машинасын йөртүче булып хезмәт куя. Бүгенге көндә тормыш иптәше Ләйсән белән бер кыз, бер ул үстерәләр.
— Бу көннәрдә безгә туган яктан гуманитар ярдәм килде. Баграж җирлегеннән килгән посылкалар өчен авылдашларыма бик зур рәхмәтемне белдерәм. Якыннарыбызның, әниләребезнең көтүе безгә ышаныч, көч бирә. Исән-сау булыгыз! Әниемне, тормыш иптәшем Ләйсәнне, кызым Мария, сеңлем Оксана, барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйм, — ди Михаил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев