Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Алты батырга - Батырлык орденнары

Зәйдә тантаналы төстә, ил иминлеген саклап яу кырында башларын салган алты батыр якташыбызга бирелгән Батырлык орденнары, аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә тапшырылды.

-Без махсус хәрби операциядә ил бөтенлеген саклаучы Зәй ир-егетләре белән чын күңелдән горурланабыз. Шундый батыр уллар үстергән әти-әниләр алдында башымны иям. Түземлегегез, ныклы тыл булуыгыз өчен рәхмәт сезгә! - диде район башлыгы Разиф Кәримов, дәүләт бүләкләре тапшырыр алдыннан.
Алар район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов белән бергәләп   Ринат Мингалим улы Әхмәдиев, Юрий Анатольевич Жаров, Раушан Минравил улы Кәрамов, Виталий Фоатович Мусин, Руслан Рафаэль улы Солтанов, Игорь Владимирович Хәйруллинның әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә Батырлык орденнарын тапшырдылар.
Әлеге егетләребез Ватан иминлеген саклау өчен тиңдәшсез батырлык күрсәткән, соңгы сулышларына кадәр хәрби антларына тугры калган мөхтәрәм якташларыбыз.
- Без аларның гаиләләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу зур югалту, әмма алар безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Алар турындагы хәтер безне яңа биеклекләргә өндәр, рухыбызны, патриотизм хисләрен ныгытыр", - дип тә өстәде Разиф Галиевич.
Әйдәгез алар батырлыгын буыннан-буынга тапшырыйк. Батыр егетләр гомерләре бәрабәренә  яулаган тынычлык һәм ирек кадерен белергә өйрәтик.
Орденнар Ринат Әхмәдиевның әнисе Альфира Муллануровна һәм тормыш иптәше Ольга Алексеевнага, Юрий Жаровның әтисе Анатолий Антоновичка, Раушан Кәрамовның әтисе Минравил Касыймовичка, Виталий Мусинның әнисе Валентина Локмановнага, Руслан Солтановның әтисе Рафаэль Равилович һәм улы Наилгә, Игорь Хәйруллинның әнисе Минеруза Фәйзерахмановнага һәм тормыш иптәше Маргарита Викторовнага тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев