Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Александр Бистәсе мәктәбендә хәрби егет үзенә хат язган укучылар белән очрашты

Бу көннәрдә Ал. Бистәсе мәктәбендә көтелмәгән һәм дулкынландыргыч очрашу булды.

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби егет IX сыйныф укучысы Мария Зайцева һәм V класс укучысы Ульяна Леонтьева белән очрашты. Ул укучы кызлардан  хат алып, аларны алгы сызыкта талисман итеп саклый.

Кызларның хәрби егеткә исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп язган хаты шулкадәр дулкынландырган ки, ул хат язучылар белән шәхсән танышырга карар кылган. 

«Әлеге кызлардан алган хатлар йөрәгемә май булып ятты, буш вакытымда аларны кулыма алып кат-кат укыйм. Сез безне онытмыйсыз, көтәсез дигән уйдан күңел күтәрелә. Сезнең сүзләрегез безнең дөрес эш башкаруыбызга ышанычны ныгыта. Җиңү безнең якта булачак!»- диде хәрби егет.

Артем хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнгән. Ул Ватан сагына контракт буенча баскан. Туган якка ялга өченче мәртәбә кайткан.

Ә хәрби абыйлары кызлага бүләк тә алып килгән иде. Мария белән Ульяна сугышчы белән аралаштылар һәм аңа илебезне саклавы өчен рәхмәт белдерделәр.

«Мондый якты мизгелләр хәтердә мәңгегә кала! Ватаныбызны сакларга баскан барлык сугышчыларыбыз да якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар», — ди мәктәп коллективы.

Әлеге мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча актив эш алып бара. Биредә окоп шәмнәре ясыйлар, хатлар язалар, госпитальләргә култык таяклары ясыйлар, эчке киемнәр тегәләр.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев