Татарстанда грипп һәм ОРВИ очраклары арта
Сәламәтлек

Татарстанда грипп һәм ОРВИ очраклары арта

Бер атна эчендә Татарстан Республикасында ОРВИ һәм гриппның 14 587 очрагы теркәлгән. Бу эпидемия бусагасыннан 6 процентка түбәнрәк, дип яза «Татар-информ».

Респиратор вируслар арасында грипп өлеше әлегә аз. Шуңа күрә Роспотребнадзор хәзер вакцинация узарга вакыт дип белдерә. Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 639 642 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, шуларның 147 419ы – балалар.

 


Нет комментариев